«Фронтның алгы сызыгындагы егетләргә булышу безнең бурычыбыз. Алар безне көтәләр»

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

«Фронтның алгы сызыгындагы егетләргә булышу безнең бурычыбыз. Алар безне көтәләр» 

Алексеевскида өйрәнү полигонына мобилизацияләнүчеләрне озаттылар.

Ватанны саклаучыларны озатыр алдыннан район башлыгы Сергей Демидов фатыйха бирде:«Ватанны һәм аның тыныч халкын кыю рәвештә якларга әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз. Мобилизацияле гаиләләр турында кайгыртуны үз өстебезгә алабыз. Сезне өйдә Җиңү белән, тере килеш һәм исән-сау көтеп калабыз!»

Алексеевскилылар үзләре дә рухлы. «Мобилизациягә мораль яктан әзер идем, чакыруларын белә идем.Фронтның алгы сызыгындагы егетләргә булышу безнең бурычыбыз. Алар безне көтәләр», - ди Александр Банницин.


Өйрәнү полигонына мобилизацион резервлар җыю пунктларыннан армиядә хезмәт иткән һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе булган район кешеләре китте.

Илне саклаучыларга Алексеевск округының благочинный, протоиерей Павел Чурашов һәм Алексеевск мөхтәсибәтенең аксакаллар советы рәисе Нургаян Исхаков үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Һәрбер сугышчы беренчел кирәк-яраклар белән рюкзак алды.

Без сезнең өйгә кайтуыгызны  көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International