Владимир Дубровин: "Безнең рухыбыз сугышчан!

2022 елның 21 октябре, җомга

Алексеевск мобилизацияле районына зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.

Үткән атнада безнең мобилизацияләнгәннәр әзерлек һәм хәрби чыныгу уза торган полигонга район Башлыгы Сергей Демидов килде, ул аларга беренче кирәклек предметлары булган рюкзаклар, шулай ук күчтәнәчләр: алексеевск лимонады һәм продуктлар алып килгән иде. «Беренче чиратта сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерергә килдем. Курыкмадыгыз, яшеренмәдегез. Сез намус белән хезмәт итәсез һәм ватан мәнфәгатьләрен якларга әзер. Яшәү шартлары яхшы. Көн саен тактик өйрәнүләр уза. Сезне исән-имн көтеп калабыз», - дип язды район Башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге акаунтында. Сергей Анатольевич сугышчылар белән аралашты һәм алардан тагын нәрсәләр кирәклеген белеште. Алар, гамәлдәге часть карамагына барганда,  эшелонда алып китү өчен, ярган утын сорадылар..

Берничә көннән 5 кубометр утын Биләр урман хуҗалыгы тарафыннан әзерләнде һәм мобилизацияләнгәннәргә җыю пунктында тапшырылды. Биләр урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафаэль Хәбибуллин алексеевскилылар өчен 4 тонна каен утыны илтте. Әлеге вакыйганы төшереп, мобилизацияләнүчеләр белән аралашырга әлеге мәкаләнең авторы да юл тоты. Юлда Рафаэль кибеткә кереп, үзеннән ике тартма татлы рулет сатып алды:« Егетләргә тәм - том алып киләбез, аларны сөендерәчәкбез», - ди Биләр авылы кешесе.

Юлда мобилизацияләнүчеләрнең берсе, Алексей Аксеновның Рафаэльнең күршесе булуы ачыкланды.

КП да безне материаль тәэмин итү ротасы Старшины Владимир Дубровин каршы алды,ул кирәк -ярак хезмәте башлыгы вазыйфаларын башкаручы булып тора. Ул безне бушату зонасына җибәрде, һәм без территория буйлап йөргәндә бераз адаштык. Атышлар уза торган урынга чыгып, якташларыбызныочраттык! Егетләрнең кәефе күтәренке, әле генә уку атышлары төгәлләнде һәм алар төшке ашка җыенган иде. Биредә үк егетләр район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән видеомөрәҗәгать яздырдылар. Солдатлар утын бушаткан арада, Владимир Ильич безнең белән экскурсия үткәрде, мобилизацияләнүчеләрнең кайда яшәвен күрсәтте. 32 кешелек чатырда ике катлы караватлар тора, эчендә якты һәм җылы. Чатырның ике өлешендә мич-буржуйка тора. « Без хәтта ябынмыйча йоклыйбыз» - дип билгелиләр солдатлар. Аннары без лагерь кухнясына барабыз, анда солдат төшке ашын сынап карыйбыз: өлешләре зур һәм тәмле, күп ит, тую өчен җитәрлек. Машинага кайткан арада Владимир Дубровин поход чиркәве һәм мәчет , мунча урнашкан  палаткаларны күрсәтте. Без килгәндә, агач инде бушатылган иде.

«Безнең халәтебез сугышчан, иң кирәкле нәрсәләрнең барысы да бар, җылы форма, гәрчә безгә урынына килгәч, кышкы кием комплекты бирсәләр дә. Шул чагында безгә утын кирәк тә инде, кая барып җитәрбез: частька яки кырга. Уку бик тыгыз уза, искесен искә төшерәбез, күп кенә яңа нәрсәләр бирелә. Минем Төньяк Кавказда контртеррористик операциядә катнашу тәҗрибәм бар, тик анда безне тауларда тактикага өйрәттеләр, ә монда тигезлектә. Район җитәкчелегенә һәм халкына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт, - ди Владимир Дубровин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International