Ветераннар үз лидерларын кире сайладылар

2022 елның 21 октябре, җомга

Район советы залында ветераннар җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, анда чираттагы срокка Совет рәисе итеп Елена Степановна Макарихина сайланды.

Ветераннар советы активистлары, җирлек башлыклары һәм район активы алдында чыгыш ясап, Елена Степановна ветераннар оешмасы эше турында сөйләде. Өлкән буын кешеләре белән эшләү турында социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Хәмзина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов, Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Наталья Уфимцева чыгыш ясадылар. «Алексеевскдорстрой» һәм Урта Тигәнәле авыл җирлекләренең башлангыч ветеран оешмалары рәисләре Еатерина Ласточкина һәм Энҗе Камалова да оешмалардагы эш турында сөйләделәр. Шулай ук конференциядә катнашучылар ветераннар советының яңа составын сайладылар.

Район башлыгы Сергей Демидов районның иҗтимагый тормышында ветераннар Советының мөһим ролен билгеләп үтте.

« Актив тормыш позициясе һәм район үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм, хөрмәтле ветераннар», - диде Сергей Анатольевич.

Утырыш ахырында ветераннар хәрәкәте активистларына район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне Анна Петровна Синякова, Зоя Михайловна Назарова, Валерий Александрович Курочкин, Татьяна Павловна Майорова, Любовь Михайловна Якимова, Алевтина Анатольевна Поселягина, Әминә Хәбетдин кызы Ибәтуллина, Рабига Вәли кызы Ишниязова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International