Президент бүләге

2022 елның 21 октябре, җомга

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Татарстан Президенты кабул итүендә Алексеевск районы делегациясе катнашты, аны район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде. Анда җитәкчеләр, иң яхшы белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары керде.

«Монда бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Болар барысы да өстәлдә яңа икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли», - дип сәламләде катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусинны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International