Алексеевск егете Татарстан сугышчыларына Лисичанскка бронеавтомобиль "Әхмәт" не илтеп тапшырды.
ТР Хөкүмәте шәхси составны саклау һәм солдатларыбызның хәрби рухын күтәрү өчен автомобиль тапшырды.
Алексеевск РОГО ДОСААФ җирле иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Илфат Җаббаров Украинада Лисичанск шәһәре районында махсус операциядә катнашучы республикабыз иреклеләре өчен хәрби техниканы озата барды. Машина татарстанлыларга ДОСААФ линиясе буенча республика хөкүмәтеннән тапшырылды. Сугышчылар ТР җитәкчелегенә Украина милләтчеләре белән көрәшергә ярдәм итәрлек кирәкле һәм вакытында бирелгән бүләк өчен рәхмәт белдерделәр.
«Бу Күптән түгел Чаллыда чыгарыла башлаган яңа машина. Республика ДОСААФ җитәкчелеге кушуы буенча мин «Алга» батальоны доброволецларына «Әхмәт» не илткән идем инде. Хәзер менә тагын бер машина безнең сугышчыларга китерелде. Алар аңа бик канәгать һәм республикага игътибары өчен рәхмәтле. Броневикны шәһәрнең үзенә илтергә планлаштырылган иде, әмма анда хәзер киеренке хәл, атышлар,шуңа күрә вәкилләр безне шәһәр читендә каршы алды һәм автоны кабул итте», - ди Илфат Җаббаров.
"КамАЗ" заводында җитештерелгән яңа машинаны билгеләнгән урынга ике тәүлектән артык алып барганнар.