Биләр авылыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына ия булды. Республикадан сигез заявканың икесендә генә оттылар, шуларның берсе безнең районнан.
Алынган акчалар «Страусы Биляра» эко-фермасын киңәйтүгә юнәлдереләчәк.
«Быел без Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл туризмы проектларын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Эко-ферма белән Биләр » ял базасы проекты белән конкурс нигезендә сайлап алуда катнаштык.Аны уңышлы үттек һәм 8 млн. сум күләмендә «Агротуризм» грантын оттык. Грант акчасына туристлар ел әйләнәсендә яшәүче өч модульле йорт төзеләчәк, ял зоналары төзекләндереләчәк, коммуникацияләр һәм яктырту үткәреләчәк. Шулай ук спорт инвентаре прокаты да оештырылачак», - ди Наталья Зиннәтуллина. Зиннәтуллиннар шулай ук 4 йокы бүлмәсенә кунак йорты ачтылар.
«Биләр һәм, аерым алганда, бу эко-ферма бөтен Татарстан һәм башка төбәкләрдән туристлар арасында популяр юнәлеш булып тора. Быел фермага 7 меңгә якын кеше килде. Ә узган ел бу сан 2,5 мең кеше тәшкил итте, бу кызыксыну арту турында сөйли, һәм безгә эшлисе нәрсәләр бар», - ди туризм белгече Людмила Клюшкина.