Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты 375 000 сумлык сертификат алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә шәхсән үзе «Коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – ТР дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы»Республика конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды.
Лебедино архивы «Татарстан Республикасы муниципаль архивын туплау чыганагы – авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы»номинациясендә конкурс лауреатларының берсе булды.
Лебедино авыл җирлеге Башлыгы проектта катнашу өчен күп көч кую турында сөйләде. «Конкурс турында белгәч, без анда катнашырга булдык. Проект төзедек, кечкенә видеоролик төшердек һәм гариза җибәрдек. Конкурсның 1 нче һәм 2 нче этаплары узды. Хәзерге архивыбызны һәм ул саклана торган шартларны өйрәнү өчен комиссия безгә килде. Мин шәхсән Казанга үзебезнең проектны яклап бардым. Безнең җиңүебезне белү бик күңелле булды, чөнки архив җирлектә яшәүчеләр өчен бик мөһим. Без моңа шатланабыз һәм тарихи әһәмияткә ия булган йорт һәм хуҗалык китапларын архивыбызда саклап калулары белән горурланабыз, алар мираска керүгә, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, шәҗәрә агачы төзүгә, буыннар элемтәсенә зур файда һәм ярдәм күрсәтәләр», - дип уртаклашты Юрий Иванович.
Төзелгән план нигезендә, бүлеп бирелгән акчага архив бинасында яңа тимер ишек урнаштырылачак, түшәмгә, идәнгә һәм диварларга капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук архив документларын саклау өчен стеллажлар һәм һава температурасын һәм дымлылыгын саклау өчен климат-контроль сатып алу планлаштырыла.