Якташыбыз истәлегенә

2022 елның 14 октябре, җомга

Үзәк китапханәдә Россия Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Бочкарев Александр Николаевичны искә алу кичәсе узды

Ватандашыбызны искә алырга аның туганнары, дуслары, танышлары һәм шигърият сөючеләре җыелды. Бүген аңа 82 яшь тулган булыр иде.
Район башлыгы урынбасары Галина Белова барлык җыелганнарны сәламләде һәм Александр Николаевич гомерен шигърият һәм педагогикага багышлаган уникаль кеше булуын билгеләп үтте.
Александр Бочкаревның оныгы Святослав Шалкинский бабасының тормыш юлы турында сөйләде.
Әдәби кичәдә Александр Бочкаревның район укучылары, аның якын дуслары, туганнары һәм «Слово»шигъри клубы катнашучылары башкаруында шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International