90 яшь тулу уңаеннан котлауларны Юеш Көрнәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Ибраһимова Хәния Хәйретдин кызы кабул итә
Хәния Хәйретдин кызы Юеш Көрнәле авылында туа. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була. Гаиләләре күп балалы булган – 6 бала. Әтисе фронтка китә. Тыл хезмәтенең барлык авырлыклары балалар җилкәсенә төшә.
Туган көнен бәйрәм итүченең дүрт баласы, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Хәния Хәйретдин кызы 90 яшендә шат, күңелле, аралашучан ханым. Аның янында - аның якыннары.
Туган көнең белән, Хәния Хәйретдин кызы!