Казаннан джаз оркестры Алексеевск укучылары өчен концерт оештырды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Казаннан джаз оркестры Алексеевск укучылары өчен концерт оештырды.
Район мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Джаз стиле»дигән чара узды.
Татарстан Республикасының Филармония JAZZ оркестры Алексеевск яшьләрен джаз музыкасының искиткеч дөньясына чумдырды. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев җитәкчелегендә коллектив төрле жанрдагы көйләрне башкарды. Ә һәр чыгыш алдыннан алып баручылар Агат Вәлиев һәм Гадел Мозаффаров джазның барлыкка килү тарихы һәм аның юнәлешләре турында сөйләделәр. Чыгыш азагында рәхмәтле тамашачылар музыкантларга көчле алкышлар белән бүләкләде. Оркестр директоры һәм проект җитәкчесе, Россиянең атказанган артисткасы һәм ТР халык артисткасы Лидия Әхмәтова алексеевскилыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International