Александр Фёдоровне Евлановага, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысына, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстан Республикасы Халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде!
Бүләкләү тантанасы Казанда Укытучылар көне алдыннан узды. Александр Федоровна инде 42 ел мәгариф өлкәсендә эшли.
«Бүләкләү тантанасы лаеклы кешеләр җыелган тантаналы һәм җылы атмосферада узды. Бүләкләү вакытында Рөстәм Нургалиевич мине котлады, киләчәктә дә уңышлар теләде. Бүләкләү алдыннан мин мәгариф һәм фән министры белән түгәрәк өстәлдә катнаштым. Анда без хәзерге мәктәп проблемалары турында фикер алыштык», - диде Александра Федоровна.