Биләр артистлары ялгыз өлкәннәр өчен концерт куйдылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан Биләр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм клуб оешмаларында катнашучыларЗур Полянка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр янына килделәр. Ел саен үткәрелә торган матур традиция буенча алар яраткан халык җырлары, такмаклар, тормыш күренешләре һәм викториналар белән концерт программасы әзерләгәннәр. Концерт ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар һәм барысына да ныклы сәламәтлек теләделәр. Тамашачылар артистларны җылы сәламләделәр һәм концерттан соң рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International