Бәйрәмгә килегез!

2022 елның 30 сентябре, җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан алексеевскилылар өчен концерт һәм спорт объектларына һәм музейга бушлай бару оештырылачак.

Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә. Биредә үк «Заря» һәм «Таң»газеталарына ташламалы язылу оештырылачак.

 

 Пенсия таныклыгын күрсәтеп, өлкәннәр дә шул ук көнне «Кама»кинотеатрында бушлай кино карый алачак.

 

  1 һәм 2 октябрьдә олы яшьтәге кешеләргә бассейнга һәм тренажер залына бушлай керергә мөмкин булачак.

 

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр В.И. Абрамов исемендәге Туган як музеенда   ачык ишекләр көне узачак.   


  Шулай ук бәйрәм концертлары һәм иҗади җыелышлар авыл мәдәният йортларында узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International