ЭЭМ Ветераннар советы рәисе Рафис Шиһапов ветераннар оешмасы әгъзаларының ел саен Балтыйк буе илләрен азат иткәндә һәлак булган якташыбызны искә алуларын билгеләп үтте.
«Советлар Союзы Герое исемен йөрткән Мамоново шәһәре белән безнең тыгыз элемтәләребез бар. Төрле елларда анда беренче мәктәптән Нина Васильевна Шалкинская укучылары, хәрби комиссар Самойловлар була. Аларның визиты турындагы мәгълүматлар шәһәр музеендагы истәлекле китапта чагылыш таба. Чәчәкләр куюдан фотоларны мин Санкт-Петербургка, Николай Василевичның кызы Валентина Николаевна Мамонова җибәрдем. Ул алексеевскилыларга хәтердә саклаган өчен рәхмәт белдерде», - ди Рафис Шиһапов.