Алексеевск китапханәсе хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләре буенча мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Светлана Сидорова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советында Алексеевск районы вәкиле Светлана Кислова белән берлектә Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре өчен «Юл хәрәкәте иминлеге турында беләм, аларны һәрвакыт үтим»дип исемләнгән профилактика чарасы оештырдылар. Башта катнашучылар балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан видеороликлар карадылар, аларның килеп чыгу сәбәпләре турында фикер алыштылар. Соңыннан кызлар юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белү буенча үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштылар: «Юл билгеләре», «Транспорт чаралары» пазлларын җыйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен файдаланып, аерым детальләрдән юл билгеләре төзеделәр.
Балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү өчен китапханә хезмәткәрләре өстәл уеннары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International