Көзге кросс хисләре

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Алексеевск районында яшәүче дүрт йөздән артык кеше «Милләт кроссы»нда катнашты

Традицион көзге йөгерү узган ялларда чаңгы базасында үтте.

 «Милләт кроссы – 2022» төрле яшьтәге спорт сөючеләрне кече яшьтәге мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр җыйды. Кояшлы һәм җылы көнне балалар һәм олылар көзге урманда 2 километр араны йөгерделәр. Стартта һәм финишта спорт бәйрәменең уңай атмосферасы хөкем сөрде. Күпләр гаиләләр белән килде. Мәсәлән, кызлар арасында йөгерүдә җиңүче Алинә Хисаметдинова туганары белән кросска килгән, алар шулай ук дистанцияне йөгереп узган.
Катнашучыларның күпчелеге олимпия принцибы тарафдарлары булуга карамастан: иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, массакүләм стартлар вакытында һәм финишта кискен көрәш булды. Ирина Фионина финиш лентасында Юлия Бурмистрова белән көрәшкәндә тигезлекне саклап кала алмады һәм финишка егылды. Бу егылу  аңа «Алтын»га төште.

«Бөтен дистанцияне без Юля белән тигез бардык, тик финишның янында тизләндек һәм инде мөмкинлекләр чигендә йөгердек. Лента янында мин аның беренче булу өчен аягын сузуын сиздем. Мин дә тартылырга тырышып карадым, ләкин аякларымның озынлыгы җитмәде, мускулларым киерелде, тигезлегемне югалттым һәм егылдым. Финиш сызыгын шулай кисеп чыктым. Гадәттә чаңгыда мондыйлар була, ә тагын йөгергәндә дә була икән»,- дип уртаклашты Ирина.
«Җиңүчеләр һәм призерлар үз яшь категорияләрендә дипломнар, акчалата призлар, татлы бүләкләр һәм «Милләт кроссы -2022»символикасы төшерелгән майкалар алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышлар ГТО физкультура-спорт комплексы һәм район предприятиеләре һәм оешмалары арасында Спартакиада зачетына барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International