Узган ялларда Алексеевск районында берьюлы ике авылда Авыл көнен билгеләп үттеләр.
Бу көздә Лебедино авылы оешуның өч йөз еллыгын бәйрәм итә. Юбилей уңаеннан авыл халкы һәм аның кунаклары өчен зур бәйрәм оештырылды!
Мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре, аш-сулы өстәлләр, шулай ук теләге булганнар авыл тарихы һәм туган як үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән таныша алырлык күргәзмәләр урнашты. Сәхнәдән Лебедино, Ялкын һәм Ромодан мәдәният йортларының иҗат коллективлары, шулай ук яшь башкаручылар Максим Новиков һәм Ландыш Минкиналар чыгыш ясады. Алар рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар башкардылар. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванович Тюкарев якташларыбызга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Без сезнең белән барлык мәшәкатьләрне һәм проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Көчебез-бердәмлектә! Авыл тормышында актив катнашуыгыз һәм аның чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын эшләвегез өчен рәхмәт!»
Балалар өчен бәйгеләр һәм күңел ачулар оештырылды: аркан тарту, капчык киеп йөгерү, батут һәм карусель. Ярышларда катнашкан өчен барысына да татлы призлар тапшырылды.
Бәйрәм кунакларын чәй, бәлеш, коймак һәм пылау белән сыйладылар.
Бәйрәм ахырында мотоблокта узыш оештырдылар, Анда Лебединода яшәүче яшь авыл кешесе Алексей Новиков җиңде. 11 яшендә ул мотоблок белән олылардан ким идарә итми, шуңа күрә көндәше Артем Фоминны җиңел генә узып китә алды.
Авыл җирлеге башлыгы чараны оештыруда актив катнашкан һәм ярдәм иткән күп балалы гаиләләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды: Катков, Васякин һәм Моратовларга җирлек башлыгы бүләкләр тапшырды.