Войкинода Хәтер вахтасы

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Алексеевск районы Войкино авылында, Актай елгасы ярында, чираттагы Хәтер вахтасы тәмамланды.

Татарстанның сигез отрядыннан (Алексеевск, Спас, Лаеш, Әлки районнары) эзләнүчеләр, илледән артык кеше, ничә ел рәттән биредә 1918-1921 еллардагы гражданнар сугышы корбаннарын эзләргә җыелалар.Үткән ялларда сменаны ябу һәм эшләгән эзләнү эшләренә йомгак ясалды.

Быел эзтабарлар табышы дүрт кешенең калдыклары һәм Россия патша армиясе үрнәгендәге   пряжка булган. Тәҗрибәле эзләнүче Илья Прокофьев әлеге табыш музей булдыруга нигез салыр дигән ышаныч белдерде. Сменада катнашучылар шулай ук "Звезда"эзләү отряды экспонатлары белән таныштылар. Балалар һәм авыл халкы Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы солдатларының коралларын һәм җиһазларын күрделәр.

Район башлыгы Сергей Демидов Яшь патриотлар һәм аларның тәҗрибәле остазлары белән очрашты.

«Сез бик игелекле эш белән шөгыльләнәсез. Сезнең тырышлыгыгыз һәм өлешегез аркасында Гражданнар сугышы солдатлары тынычлык табачак һәм җиргә иңдереләчәк. Хезмәтегез һәм тарихка битараф булмавыгыз өчен рәхмәт», - диде эзтабарларга Сергей Демидов.

Корбаннарның җәсәде  Караваеводагы җирле зиратка күмеләчәк, анда бүгенге көндә алтмышлап кеше ята инде.

« Соңгы солдат күмелгәнче сугыш тәмамланмаган санала», - дип очрашуга йомгак ясады Дан орденының тулы кавалеры М.С. Шляпников исемендәге«Яшьармияче »эзләү отряды сугышчысы Артем Лаврентьев.  Егет елдан-ел  Тынычлык һәм татулык вахтасында катнаша, шулай ук казу эшләренә регионнан читтә дә чыга. «Мин күптәннән тарих белән кызыксынам. Миңа барыда бер түгел. Мин хезмәтемнең кечкенә өлешен бер зур эшкә кертүгә бик шат - тарихи әйберләр эзләү һәм калдыкларны яңадан күмү». Вахта ябылу тантанасында Сергей Демидов егеткә патриотик чараларда актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International