Быел табигатьне саклау чаралары кысаларында район бюджеты хисабына каты коммуналь калдыкларны туплау өчен 50 контейнер сатып алынды. Шушы көннәрдә аларны алып кайтып авылларга урнаштыру өчен авыл җирлекләре башлыкларына тапшырдылар. Элегрәк тагын 40 контейнерны «Идарәче компания «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе»бүлеп биргән иде.
Моның белән бергә контейнер мәйданчыклары төзү буенча эшләр дәвам итә. Күптән түгел генә Коры Көрнәледә дүрт контейнерга ике заманча мәйданчык урнаштырылды. Шулай ук Зур Тигәнәле, Ивановский бистәсендә, Войкино, Сахаровка авыл җирлекләрендә һәм Алексеевскида икешәр мәйданчык барлыкка килде. Берәр мәйданчык Левашево, Ялкын, Ромодан, Урман Асты Шонталы, Кыркүл, Лебедино авыл җирлекләрендә урнаштырылды.
Яңа мәйданчыклар урнаштыру буенча эшләр дәвам итә.