Милләтләр кроссы Алексеевскида узды

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Алексеевск районында яшәүче дүрт йөзгә якын кеше «Милләт кроссы»нда катнашты.
Традицион көзге йөгерү чаңгы базасында үтте.
«Милләт кроссы – 2022» төрле яшьтәге спорт сөючеләрне җыйды. Кояшлы һәм җылы көнне балалар һәм олылар 2 километр араны йөгерделәр. Трасса көзге урманда үтте. Җиңүчеләр һәм призерлар үз яшь категорияләрендә диплом, татлы бүләк һәм «Милләт кроссы -2022»символикасы төшерелгән майкага ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International