Якташыбыз Сергей Батаев ел саен бистә халкын үзенең кино хезмәтләре белән сөендерә. Быел тамашачыларга ике яңа «Яңарыш 20...» һәм «Якынрак»кыска метражлы фильм тәкъдим ителде. Шулай ук тамашачылар элегрәк Алексеевск кинотеатры экранында күрсәтелгән кыска метражлы әйберләрне дә күрделәр – бу «Параллельләр» һәм «Бойцовская рыбка».
Кино караганнан соң, тамашачылар режиссер белән аралаштылар, фильмнар һәм иҗади планнар турында сораулар бирделәр.