Аграр көллият студентлары "Автосессия"республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.
Яшь машина йөртүчеләр башта компьютер программасында сорауларга җавап бирделәр, аннары теория этабында җиңүчеләр автодромга киттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабына Иван Казаев (3 нче урын), Евгений Самойлов (2 нче урын) һәм район этабы җиңүчесе Марсель Дәүләтбаев барачак, ул 45 секунд эчендә 20 сорауга җавап бирде! Бүген Чистайда «Автосессия» нең чираттагы туры узачак.
Балаларның осталыкларын ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Светлана Сидорова, Алексеевск муниципаль районының ата-аналар комитеты рәисе Светлана Кислова, көллият директоры урынбасары Рифат Галиев һәм производствога өйрәтү мастеры Вадим Коновалов бәяләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.