Алда - "Тоннель"

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 23-27 сентябрендә Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасын конструкцияләүгә рөхсәт ителмәгән үзгәрешләр керткән, шулай ук транспорт чарасын йөртүче таныклыгы булмаган яисә исерек хәлдә идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International