Алексеевск мөхтәсибәте район авылларында гошер садакасын җыюны дәвам итә. Иң активлар Урта һәм Түбән Тигәнәле, Кызыл Уракчы авылларында яшәүчеләр булып чыкты. Бүгенге көндә, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә 10 тоннага якын бәрәңге, кишер, суган, кабак, кабачки, бал җыелган. Бүген җомга намазыннан соң, яшелчәләр салынган Газельнең икенче машинасы башкалага җибәрелде, ә беренче машинаны мәхәллә кешеләре Россия ислам институты студентларына җибәрделәр. Мөхтәсибәт садакны октябрь ахырына кадәр җыярга уйлый. Тулырак мәгълүмат-якындагы "Таң"санында