Вакцинация яңадан күтәрелә

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Надежда Шабетдинова, Войкино авыл җирлеге башлыгы, беренчеләрдән булып ревакцинация үтте.

Табиблар әйтүенчә, ковид-19 вирусы җитди мутацияләнүгә һәм сезонлы авыруга әверелүгә карамастан, ул барыбер җитди куркыныч тудыра. Әгәр дә сез җиңел формада гына авырсагыз да, кичерелгән авыруның нәтиҗәләре теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин.

Шуңа күрә күбрәк кеше прививкаларны сайлый һәм битлекләрдән дә баш тартмый.

Исән -сау булыгыз!

2022 елның сентябре башында мин ике өлешле COVID тан "Спутник V"прививкасын алдым. Узган елдан  өченче тапкыр прививка ясаттым. Нигә? Узган ел көзен мин коронавирус белән бик каты авырдым. Беркемгә дә теләмим: авыр сынау. Кабат авыручылар саны туктаусыз арта. Хезмәтем буенча көн саен халык, коллегаларым белән аралашам. Вакцинация-коронавирустан саклануның  һәм кешеләрне зарарламауның иң эффектив ысулы. Ә вирусны йоктыру бик җиңел - авыручы янында булу да җитә. Без һәрвакыт ирем белән бергә  прививка ясатабыз. Барысына да   бу чирдән үз- үзләрен саклаларга киңәш бирәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International