Наманган шәһәрендә (Үзбәкстан) өлкәннәр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булды
Чемпионнар исеме өчен дөньяның 26 иленнән 300дән артык катнашучы көч сынашты. Россия җыелма командасы составында дүрт Алексеевск көрәшчесе катнашты.
Безнең егетләр пьедесталны яуладылар!
Алексеевск спортчылары бер беренче, бер икенче һәм бер өченче урыннарны алдылар.
Илнар Закиров-1 урын (алтын) авырлыгы 68 кг., классик стиль.
Латыйпов Тимур-2 урын (көмеш) авырлыгы 62 кг., ирекле стиль.
Абрамов Алексей-3 урын (бронза) авырлыгы 62 кг., классик стиль.
Латыйпов Тимур Россиянең Атказанган спорт мастеры нормативын үтәде! Тренер-остазлары Сөләйманов Бари Равил улын да спортчыларны да котлыйбыз!