Татарстан хатын-кызларының исемнәре мәңгеләштереләчәк

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында яшәүчеләрне «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман»конкурсында катнашырга чакыралар. 

Бәйге районның хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Равновесие - Тигезлек»тарафыннан үткәрелә. Проектның төп максаты-тормышның төрле өлкәләрендә Алексеевск районы, Татарстан һәм Россия үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. Конкурс турында нигезләмә белән безнең сайтта яки районның рәсми порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International