«Алексеевск» ХП игенчеләре «Хузангай» предприятиесе белән бергә 100 мең тонна икмәк суктырдылар

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

«Алексеевск» ХП игенчеләре «Хузангай» предприятиесе белән бергә 100 мең тонна икмәк суктырдылар

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм «Звениговский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Иван Казанков иң яхшы комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне бүләкләделәр.
Арбузов Баран авылыннан ерак түгел Алексеевск, Әлки һәм Чистай районнарында уңышны җыеп алу белән шөгыльләнүче игенчеләрне хөрмәтләделәр. Кунакларны һәм хезмәткәрләрне быелгы ашлыктан пешерелгән икмәк белән сыйладылар. «Йөз меңенче икмәк» бәйрәменә Чувашия республикасыннан кунаклар килде, алар халык җырларын башкардылар һәм игенчеләргә үз икмәкләрен бирделәр. Халык үзешчәннәре артистлары бәйрәмдә катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр, аннары биш дистә авыл хуҗалыгы техникасы кырга китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International