Балалар-приоритетта

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Беренче уку көнендә без районның иң зур мәктәбендә - 1нче урта мәктәптә булдык, коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча күрсәтмәләрнең ничек үтәлүен белү өчен. Узган елдагы кебек үк, биредә беренче уку көненнән үк рециркуляторлар эшли, өслекләрне санитар эшкәртү, шулай ук балалар һәм педагогларның термометриясе үткәрелә.
❗Мөһим! Алексеевск РҮХгә балалар вакцинасы кайтты, ул 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга тәкъдим ителә. Үз баласын covid-19 дан сакларга теләүчеләргә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Йогышлы авыру симптоматикасы булганда, өйдә калырга киңәш ителә. Исән-сау булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International