Милли проектлар -яшь буынга.

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Белем көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсеп килүче буынны төрле яклап һәм гармонияле үстерүгә юнәлдерелгән милли проектлар чаралары турында мәгълүмат әзерләде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан республика мәгариф учреждениеләрен һәр бала өчен кызыклы уку процессын кызыклы итәргә мөмкинлек бирә торган заманча һәм югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.
«Мәгариф» милли проектының төп инициативалары яңа белем бирү инфраструктурасын булдыруга, өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерүгә, колледжларны заманча җиһазландыруга юнәлдерелгән.

2022 елда Тукай районының Шилнәбаш авылында яңа мәктәп төзелеше башланган, ә Апас һәм Баулы районнарында уку елы башына 2,9 млн сумлык 2 мәктәп спорт залы ныклап төзекләндерелгән.

«Үсеш ноктасы» үзәкләрен булдыру буенча эш дәвам итә: агымдагы елда Татарстан Республикасының 117 мәгариф оешмасы «Математика һәм информатика», «Табигый-фәнни предметлар»фән өлкәләре буенча җиһазлар, чыгым материаллары, укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин ителгән. Бөгелмә шәһәрендәге 2нче лицей базасында «Кванториум»балалар технопаркы җиһазландырылган.

«Мәгариф» илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше-циффрлы белем бирү мохитен булдыру: республиканың 52 мәктәбендә исәпләү техникасы, программа тәэминаты һәм презентация җиһазлары сатып алынган, «Алабуга Политех»балаларга цифрлы  белем бирү үзәге булдырылган.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрдә киртәсез мохит тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә: 2022 елда «Казанның сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1нче номерлы мәктәп-интернаты» ДББУ һәм «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әгерҗе интернат-мәктәбе»ДББУ адаптив технологияләр буенча укыту өчен махсус җиһазлар алдылар.

«Мәгариф» милли проектының төп бурычлары - Урта һөнәри белем бирү системасын үстерү: «Яшь профессионаллар» региональ проекты кысаларында агымдагы елда Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарының 6 урта һөнәри белем бирү оешмасында остаханәләр булдыру өчен җиһазлар сатып алынды.

Шулай ук, 2022 елдан башлап, авыл торак пунктларына эшкә күченгән укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнә. Моның өчен «заманча мәктәп» региональ проекты кысаларында 10 млн сум каралган.

« Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының региональ инициативаларының берсе-КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында «Программа инженериясе»юнәлеше буенча белем алучы 1-4 курс студентларына мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алуга ел саен грантлар бирү. Агымдагы елда әлеге грантлар бирүгә каралган гомуми сумма 22,7 млн сум тәшкил итә.

Буш вакытны файдалы үткәрү, музейлар, театрлар, күргәзмәләр, концертлар карау һәм үзебезнең фильмнарны карау мөмкинлеге бирә торган Пушкин картасы, «Мәдәният»милли проекты кысаларында бирелә. Пушкин картасын Россиянең һәр гражданы 14 яшьтән 22 яшькә кадәр рәсмиләштерә ала, 2022 елда карта лимиты 5000 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International