Биләр Изге чишмәсендә конфессияара «Чишмәле җәннәт»бәйрәме узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Биләр Изге чишмәсендә конфессияара «Чишмәле җәннәт»бәйрәме узды.
Традицион чарага Алексеевск районында яшәүче рус, татар, чуаш, мордва һәм башка милләт вәкилләре җыелды.
Ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин кунакларны район башлыгы Сергей Демидов исеменнән әлеге уникаль бәйрәм белән котлады. Дин тотучылар өчен Изге чишмәнең әһәмияте   һәм милләтләрнең бердәмлеге  турында дин әһелләре: Алексеевск округының благочинные, протоиерей Павел Чурашов һәм Алексеевск мөхтәсибияте мөхтәсибе, Рөстәм хәзрәт Вальщиков сөйләделәр. Борынгы Биләр сакчылары истәлегенә гыйбадәт кылганнан соң, Изге чишмә кунаклары Чаллы дәүләт татар драма театры спектаклен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International