«Дорожник» паркында концерт, уеннар һәм спорт ярышлары узды.
30 августта Республика һәм бистә көнендә парк кунакларын бик бай бәйрәм программасы көтә иде. Спорт сөючеләр өчен футбол, баскетбол, волейбол буенча ярышлар оештырылды. Шулай ук барлык теләүчеләр ГТО комплексы нормативларын үтәделәр. Үзешчән артистлар концерт номерларын башкардылар, аларда район территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Бу көнне бәйрәм кунакларын мастер-класслар, уеннар, шулай ук кайнар хот-доглар белән бушлай сыйлау көтә иде.