«Родина» колхозы аграрийлары район башлыгы Сергей Демидовка яңа уңыш ашлыгыннан икмәк тапшырдылар. Бу-күпьеллык матур традиция. «Родина» игенчеләре 1915 га мәйданда бөртеклеләрне беренче булып җыеп бетерделәр, уңдырышлылык-46 ц/га.Сергей Демидов игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.