Хезмәттәшлек итәчәкбез !

2022 елның 27 августы, шимбә

Бу көннәрдә тәҗрибә уртаклашу өчен Алексеевск районына Беларусь Республикасының Ганцевич районы делегациясе килде. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы һәм Беларусь Республикасының Брест өлкәсе Ганцевич районы арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куелды.
Документка кул куюда Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм Беларусь Республикасының Брест өлкәсе Ганцевич районы башкарма комитеты рәисе Владимир Белов катнашты.Кунаклар районның барлык төп объектларында, мәктәпләрдә, төзелеш объектларында, спорт объектларында булдылар, "Эдем" һәм РайПО предприятиеләренең җитештерү технологиясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International