Республика һәм бистә көнен бәйрәм итәргә чакырабыз!
30 августта бәйрәм һәм тантаналы чаралар «Юл төзүчеләр»паркында 10.00 сәгатьтә башлана:
10.00-14.00 - спорт ярышлары, аттракционнар, асфальтта рәсемнәр, аквагрим, мастер-класслар, балалар өчен уен һәм фото зоналар. Шулай ук парк кунаклары өчен «Тормыш полотносы» дигән концерт программасы белән район үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак.
Шул ук көнне Южная урамындагы спорт мәйданчыгында Алексеевск районы Башлыгы Кубогына мини-футбол буенча турнир узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.
Ә 20.00 сәгатьтә бистәнең Җәмигъ мәйданында очрашабыз. Сезнең өчен чакырылган артистлар, шулай ук популяр төркем абыйлы-энеле Гримм чыгыш ясаячак! Башлана 20.00 сәгатьтә. Әйдә, Алексеевск!