Республиканың кайбер районнарында африка дуңгыз чумасы буенча карантин кертелде. Бу очракта терлекләр тулысынча юкка чыгарыла.
Алексеевскилыларга африка дуңгыз чумасы ни белән яный? Бу хакта безгә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Харис Хәйбуллин сөйләде.
- Харис Хәмитович, безнең районда һәм гомумән республикада АДЧ буенча нинди халәт теркәлгән?
- ТР территориясендә АДЧ белән авыраучы дуңгызлар саны буенча вәзгыять киеренке кала. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 12 августтан республикада Спас, Югары Ослан һәм Мамадыш районнарында авыру учаклары ачыклану сәбәпле, дуңгызларда африка чумасы буенча карантин кертелде. Бу районнар гадәттән тыш хәлләр буенча имин булмаган дип игълан ителде. Ә 11 августтан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында авыруның чыганаклары табылу сәбәпле африка чумасы буенча карантин билгеләнгән. Әмма таралу куркынычы бик зур, хәзерге вакытта республиканың бөтен территориясе күзәтү астында тора. Югарыда күрсәтелгәнчә, Алексеевск районы күзәтү зонасына керә (икенче янау зонасы).
- Икенче янау зонасы нәрсәне аңлата?
- Күзәтү зонасында (ред.искәр.икенче янау зонасында) дуңгызларны үрчетү өчен алып керү, симертү өчен алып керү, дуңгызларны һәм сәнәгатьтә җитештерелмәгән сугым продуктларын сату, дуңгызларны ачык йортта асрау, шул исәптән ясалма капланган урыннарда тоту тыела. Күзәтү зонасында дуңгыз хуҗалары, дуңгызлар һәм кыргый хайваннар арасындагы бәйләнешен булдырмыйча асрауны ,дуңгызларны хуҗалыклардан чыгарудан тыш, дуңгызларны чыгаруны, дуңгызларның сую продуктларын һәм аларны эшкәртү продуктларын чыгаруны, кыргый кабан дуңгызларын аулау, санны көйләү максатларында аулауны үткәрүдән тыш тәэмин итәргә тиеш.
- Таралу урыны ачыклаганда нинди чаралар күрелә?
- Вирус ачыкланган очракта, инфекция очагында дуңгыз баш санын кансыз ысул белән юк итү, шулай ук 5тән 20 километрга кадәр радиуста барлык дуңгызларны юк итү гамәлгә ашырыла.
- Нинди чаралар күрелә?
- АДЧ килеп чыккан очракта очаг һәм янаучы зоналарның чикләрен билгелиләр. Авыру ачыкланган торак пунктка карантин салалар. АДЧ белән авыручыларны дәвалау тыела. Эпизоотик очагтагы барлык дуңгызлар да кансыз ысул белән юкка чыгарылырга тиеш. Аларның мәетләре, тиресләре, калган азык һәм аз кыйммәтле инвентарь, шулай ук тузган биналар, агач идәннәр, җимлекләр, бүлгеләр, киртәләр яндырыла. Хайваннар булган биналарны дезинфекциялиләр. Дезинсекция һәм дератизация үткәрәләр. Моннан тыш, карантин шартлары буенча, территориягә барлык төрдәге хайваннарны, шул исәптән кошларны алып керү һәм алып чыгу тыела; чимал әзерләү һәм чыгару, имин булмаган фермага (хуҗалыкка) чит кешеләр керү һәм аның территориясенә транспорт керү, шулай ук дуңгызларның төркемнәрен кушу; базарларда һәм башка урыннарда терлекләр һәм хайваннар продукциясе белән сәүдә итү; авыл хуҗалыгы күргәзмәләре һәм хайваннар һәм кешеләр туплану белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела. Урманнарга баруны туктатып торырга, хайваннар рационыннан урман бүләкләрен (имән чикләвеге, яфрак азык һ.б.) үз эченә алган терлек азыгын бирүне туктатырга кирәк. Дуңгызларны һәм аларның биналарын кан эчүче бөҗәкләрдән эшкәртүне үткәрү белән бергә (талпаннар, бет, борча),кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга.
Дуңгыз хуҗалары, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, эшне мөмкин кадәр ябык режимда тәэмин итәргә тиешләр. Дуңгызларны Дәүләт ветеринария хезмәте белән килештермичә район территориясенә кертмәскә.