Бәйрәмгә чакырабыз !

2022 елның 23 августы, сишәмбе

2022 елның 27 августында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү уңаеннан, Изге чишмә территориясендә Биләр авылында «Родниковый рай -2022» - «Чишмәле җәннәт -2022»милләтара бәйрәм узачак.

Программада:
09: 00-13: 00-күргәзмәләр:яшелчәдән «Җәй, матурлык, уңыш»; кулинар әйберләр«Җиләк-җимеш камыр ризыклары»
10: 30-11: 00-Бәйрәмне ачу, тантаналы өлеш
11: 00-12: 00 сүрәләр һәм Коръән аятьләре уку, катнашучыларны бүләкләү (Тау асты территориясе); суны изгеләндерү белән гыйбадәт кылу,  Биләр шәһәрен саклаучы мәрхүмнәр рухына дога кылу (чишмә территориясе)
12: 15-14: 00 - «Яшь йөрәкләр» театраль тамашасы,ТР  ДАМИ«Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры»( Изге чишмәгә төп керү юлы һәм Хуҗалар тауы (Гора Хозяина) тавы арасындагы территория)
17: 00 - экскурсияләр, Тарих-Археология музеенда булу.
Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International