ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексеевскидагы "ТАТМАШ" заводында булды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексеевскидагы "ТАТМАШ" заводында булды.
Фәрит Хәнифов район башлыгы Сергей Демидов белән цехларны карап чыктылар һәм эшчеләр белән аралаштылар.
NFLG Russia компаниясе директоры Алексей Соломатов агымдагы эш һәм предприятиенең планнары турында сөйләде.
Сәфәр кысаларында министр шулай ук Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында урнашкан "Алексеевскдорстрой" базасында булды.
ТАТМАШ-инновацион җитештерү мәйданчыгы. Җитештерү базасының егәрлеге плазма кисү җиһазларын, эретеп ябыштыру постларын, фрезер, токарь һәм вальцовка станокларын, программа белән идарә ителә торган  битләрне бөгү прессларын, шулай ук буяу эшләрен башкару өчен һөнәри җиһазларны үз эченә ала. Завод төрле җитештерүчеләрнең асфальт катнаштыру җайланмалары өчен запас частьләр һәм агрегатлар әзерләү өчен барлык кирәкле ресурсларга ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International