Аграр көллият студентлары «Галактика балалары»дип аталган палатка лагерьларының республика фестивалендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Слет Кама Аланыннан ерак түгел узды һәм бөтен республикадан ике йөз катнашучыны җыйды. Анда Алексеевск районыннан аграр көллият студентлары командасы катнашты.
Төркем җитәкчесе Юрий Балялин һәм педагог-инструктор Альберт Сафин җитәкчелегендә балалар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар фестивальнең барлык чараларында да актив катнаштылар һәм волейбол ярышларында җиңделәр. Шулай ук егетләр һәм кызлар фестивальнең башка дисциплиналарында да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
«Волейбол турнирында җиңү өчен безгә кубокны тапшырдылар, һәм ул көллият студентларының спорт җиңүләре коллекциясендә лаеклы урын алачак. Шулай ук без фестивальнең төрле чараларында актив катнаштык. Кайберләрендә уйларга,тырышырга туры килде,мәсәлән, кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләр бәйгесендә без балчыктан чәйнек, чынаяк, алма әзерләдек, шуннан соң бу аш җыелмасын гуашь белән буядык. Кул астындагы материаллардан индейцлар киеме ясадык. Әмма кызыклы,шаян конкурслардан тыш, фестивальдә патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү кебек җитди темалар да кузгатылды. Балаларга Бөек Ватан сугышы чорындагы кораллар күргәзмәсен күрсәттеләр һәм парашют җыярга өйрәттеләр. Һәм, әлбәттә инде, кичләрен учак янында җырлар җырладылар, палаткалы лагерьларда моңардан башка булмый», - ди Юрий Александрович.