Туган көнегез белән, ветеран!

2022 елның 19 августы, җомга

90 яшьлек юбилее белән котлау сүзләрен озак яшәүче САФИНА НАДИЯ Хәбетдин кызы кабул итте.
Юбилярны котларга Россия Федерациясе Президенты В. В.Путин исеменнән, Алексеевск муниципаль районы Башлыгы С. А. Демидов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләрне Биләр авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Г. Г., сәркәтип Белоусова Т. Н., Шәмә авыл мәдәният йорты директоры Сибатова Е. А. алып килделәр.
ХӨРМӘТЛЕ НАДИЯ ХӘБЕТДИН КЫЗЫ!!!
сезне шушы күркәм юбилеегыз-90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!!!
Мондый юбилей-бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Сәламәтлек какшамасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якын кешеләр үзләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибары белән куандырсын иде дип телибез. Һәр көн сезгә шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен,чөнки бу озак яшәүнең нигезе дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International