Алексеевск РҮХдә яңа рентген аппараты барлыкка килде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевск РҮХдә яңа рентген аппараты барлыкка килде. Яңа техника сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында куелган. Медицина җиһазларын яңарту «Сәламәтлек саклау»милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер аппаратны монтажлау бара. Ә тиздән район үзәк хастаханәсендә флюорография аппараты да алмаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International