Хәйриячеләр мәктәпкә җыенырга булыштылар

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Белем дөньясы белән очрашуга аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә әзерләнергә хәйриячеләр ярдәм итте.
Ел саен Татарстан Республикасында хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән, яңа уку елына әзерләнгәндә балаларга ярдәм күрсәтү өчен, традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Якынлашып килүче Белем көне белән балаларны район башлыгы Сергей Демидов котлады: «Сез, дусларым, яңа уку елы бүләк итәчәк ачышлар алдында торасыз. Ул уңышлы һәм якты булсын, белем, иҗат һәм спорт өлкәсендә зур һәм кече җиңүләр белән истә калсын. Күпьеллык матур традиция буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашкан, аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Яхшылык һәрвакыт  яхшылык булып кайта».
Депутатлар корпусыннан да җылы сүзләр яңгырады.
Акция ярдәмендә барлыгы ике йөздән артык бала ярдәм алды.
Хәйриячеләр исемнәрен атап үтик: Ф.В.Вәлиев, Г.Т.Сафина, Р.Ф.Вәлиев, Р.Р. Кәбиров, С. Н. Пилишкин, И. И. Зайдаров, А. Г. Соловьев, Г. А. Кладов, Н. М. Козин, Д. А. Сабурин, И. М. Әхмәтов, Н. И. Леденцов, Е. Н. Мельников, О. П. Добрецов, И. М. Хәйбуллин, М. Ш. Вәлиев, А. А. Егоров,  А. А. Садовников, С. С. Сарапкин, Г. А. Ирусланова, Р. М. Әхмәтҗанов, И. Ш. Латыйпов, Р. Ф. Мөлеков, С. Г. Чехонин.
«Балаларга ярдәм итүегез өчен рәхмәт, - ди Галина Я., - безнең өчен бу сизелерлек ярдәм. Бүгенге көндә баланы мәктәпкә җыю – очсыз түгел, ә өчәүне җыю өч тапкыр катлаулырак. Хәйриячеләргә игелекләре һәм катнашканнары өчен рәхмәт».
Хәерле юл, хөрмәтле укучылар, малайлар һәм кызлар! Һәр мәктәп дәресе сезнең йөрәкләрдә укытучы игелегенең бер өлешен һәм файдалы белем хәзинәсен калдырсын! Хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International