Алексеевскилыларны Флаг көненә багышланган велоузышта катнашырга чакыралар.
20 августта "Бердәм Россия" партиясе оештырган һәм Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган велоузыш узачак.
Җыен 10: 00 сәгатьтә Җәмигъ мәйданында узачак.
Велоузышта катнашучыларны тематик мәйданчык көтә, анда флешмоб (разминка), бушлай фейс-арт, музыка, ә соңыннан чәй өстәле оештырылачак.
Маршрут буенча хәрәкәт старты:
Җәмигъ мәйданы-Казаков урамы-Совет урамы-Ленин урамы-Гагарин урамы-Төньяк урамы-Совет урамы һәм финиш-Җәмигъ мәйданында.
Катнашучыларның яше-14 яшьтән башлап. Ак, зәңгәр, кызыл төстәге кием-салым хуплана. Әйдә, Алексеевск!