Игътибар "Тоннель"

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров хәбәр итүенчә, 2022 елның 18-22 августында Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күп тапкырлар административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә тиешсез үзгәрешләр керткән машина йөртүчеләргә, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка яки исерек килеш идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәчәкләр.


Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International