Һәйкәл бистә үзәгендә диңгезчеләргә куелган монумент янында пәйда булды.
Хәрби-һава көчләре төзелүнең 110 еллыгы көнендә хәрби авиациядә хезмәт иткән алексеевскилылар үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыелдылар. Һәйкәлне ачуда башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин катнашты. Ул район башлыгы Сергей Демидов исеменнән Хәрби-Һава Көчләре төзелүнең юбилее, шулай ук һәйкәл ачылу белән котлады. Авиациядә хезмәт иткән якташларны котларга Хәрби туганлык вәкилләре килгән иде. Митингта катнашучыларга музыкаль бүләкне диңгез пехотачысы Алексей Булыгин һәм район мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Пантелеева бүләк иттеләр.
Дмитрий Бурмистров ВВС ветераннары исеменнән район җитәкчелегенә һәм һәйкәл куюда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.