2022 елның 4-25 августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак. Форумны оештыручы булып Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тора.
«Берләшмә» форумы – ул танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистлары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган гади битараф булмаган кешеләр, хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән аралашу өчен ачык мәйданчык.
2022 елда «Берләшмә» форумының темасы «Россия: мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гражданнарның бердәмлеге». Форумны үткәрү программасы үз чаралары белән төрле: дискуссияләр секциясе, проект сессияләре, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар, питчинг-сессияләр, тренинглар, эшлекле киңәшмәләр.
Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары,үз теләкләре булган затлар, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар һәм илнең актив үзгәртүдә катнашырга теләүчеләр чакырыла.
Инде хәзер үк Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумына теркәлү ачылды. https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/