✅ Биләрдә "Сәләт" форумында коррупциягә каршы көрәш темасына интеллектуаль уен үткәрелде.
Уен формасында сәләтле балаларга финанс җинаятьләренә каршы көрәш формалары һәм алымнары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской Татарстан Хакимиятенең бу күренеш буенча эше турында сөйләде. Ул моны балалар өчен аңлаешлы телдә башкарды, компьютер уеннары белән аналоглар китерде.
Алексеевск районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Анна Демидова һәм "Импульс" яшүсмерләр клубы директоры Галина Гунина балалар өчен ,аларның коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге белемнәрен тикшереп интерактив квиз һәм квест, үткәрделәр .
Чара нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы Алексеевск районы символлары төшерелгән бүләкләр алды.