Речное авылында мәктәпне ремонтлау төгәлләнеп килә

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Речное мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә.
Төзүчеләр яңа фасадны тышлап бетерделәр, пластик тәрәзәләр урнаштырдылар һәм түбәсен алыштырдылар. Хәзер бина эчендә ясау эшләре тәмамланып килә. Төзүчеләр коридорларга плитка җәйгән, классларга линолеум түшәгән, бинаның күпчелек өлешендә мәктәп диварлары төзекләндерелгән. Эшләр мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International