Авыл мәктәбен ремонтлау турында

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Ялкын мәктәбендә бинаны тышлап бетерделәр.
Әлеге мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт федераль программа кысаларында алып барыла.
Август башына беренче һәм икенче катның стеналары тышланган һәм хәзер төзүчеләр түшәмне ныгыталар. Барлык азык-төлек блогы плитка белән эшләнгән. Бөтен җирдә вентиляция үткәрелде. Якын арада ишекләр куелачак һәм линолеум җәеләчәк. Шулай ук территорияне төзекләндерү буенча да эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International