Татарстан Президенты Борынгы Биләрдә казу урыннарында, эко-фермада һәм «Сәләт»форумында булды
Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш визиты белән килде.
Президент район башлыгы Сергей Демидов белән бергә булган беренче урын - борынгы Биләр Идел-Кама Болгары башкаласындагы археологик казу эшләре булды.Тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә галимнәр башкаланы реконстркуцияли алдылар. Ул вакытта аның территориясенең берничә миллион квадрат метр тәшкил итүе ачыкланды. 10-13 гасырларда Биләр Көнчыгыш Европаның иң эре икътисади үзәкләренең берсе була. Аның аша Кытай, Гарәп ярымутравы, Пиреней һәм Скандинавия арасындагы төп сәүдә юллары уза. «Бу чыннан да уникаль урын. Археологларның тикшеренү отрядлары бик зур эш башкара. Биләрнең бай мәдәнияте турында барысы да белергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары кунаклар Наталья һәм Айдар Зиннәтуллин янына «Биләр Страусы» эко-фермасына юл тоттылар. Зиннәтуллиннар фермасы туристларны җәлеп итү урынына әверелде. Хуҗалык үсә: яшәүчеләрнең саны һәм төрлелеге арта. Президент билгеләп үткәнчә, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә алга барырга, фермага килүчеләрнең һәм кунакларның күбрәк кызыксынуын җәлеп итәргә кирәк.
Ә менә «Сәләт» форумчылары белән очрашу берничә ел элек матур традициягә әверелде. Һәм Рөстәм Миңнеханов форумның барлыкка килү һәм үсешенең мөһимлеген һәрвакыт билгеләп үтә. «Сәләт» - ул яшьләр потенциалын тормышка ашыру урыны гына түгел. Бу-татар телен саклау мәйданчыгы. Уртак көч белән генә без моны эшли алабыз. Бу эшкә татар халкы яшәгән башка төбәкләр дә кушылырга тиеш. Бу безнең бурыч. Еллар узу белән бер - береңне таба алу өчен, «Сәләт» тә тәрбияләнүчеләр турында бердәм мәгълүмат базасын булдыру яхшы булыр иде», - диде Президент.
Форумда республиканың барлык районнарыннан һәм илебез төбәкләреннән 5000нән артык бала һәм талантлы яшьләр катнаша. XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының чираттагы сменасы иҗади яшьләрне берләштерде. Шуңа күрә форумның белем бирү мәйданчыклары да заманча яшь талантларның таләпләренә җавап бирә. Биредә «Мирах» остаханәсе (тематик өстәл уеннары буенча сессия), «Атлант» остаханәсе (халыкара гроссмейстер катнашында шахмат уены сеансы), «Санак-лаб» робот техникасы буенча белем бирү лабораториясе, «Медиа» иҗат лабораториясе, «Иҗат»(анда татар халык биюе буенча мастер-класс узды )лабораториясе эшли. Шулай ук форум кысаларында граффити булдыру буенча «Тамырлар» арт-сессиясе һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылды.
Биләр - тарихи уникальлекнең һәм тыелгысыз заманның үзара үрелүенең уникаль үрнәге: археологик казулар - бер яктан һәм яшьләр форумы - икенче яктан. Бу безнең үткәнебезне һәм хәзергене тоташтыра торган күзгә күренми торган вакыт сызыгын ясый.